Башлынгыч сыйныфта чыгарылыш кичәсе

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

20нче май көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 4А сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Кичә ата-аналар һәм балалар катнашында бик күңелле узды. Кыска гына вакыт эчендә укучылар үзләрен төрле яктан күрсәттеләр: нәфис сүз сөйләү, моңлы җыр башкару, музыка уен коралларында уйнау. 4 ел белем алу дәверендә үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны сәхнәләштерделәр. Сыйныф җитәкчесе Салихова Энҗе Хавис кызы укучыларына изге теләкләрен теләп, киләчәккә акыллы киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International