Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең белемнәрен төрле бәйгеләрдә сынап карый. Шушы көннәрдә "Көнгерә" халыкара яшь математиклар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Математика укытучысы Филиза Гильфанова укучыларга тантаналы шартларда сертификатлар, грамоталар тапшырды.