25 май көнне 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәмдә укучыларны мәктәп директоры Д.Д.Гарипов, районнан килгән вәкил Гилаева М.З., авыл советы рәисе Анварова Д.М., "Башак" ҖЧҖ җитәкчесе Хуҗин Х.М., ата-аналар, укучылар котлады.
Опубликовано: 26.05.2016
Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның темасы - "Яшүсмер, гаилә, мәктәп" иде. "Гаиләне наркоманиядән саклыйк" темасына 7 класс җитәкчесе Зиязетдинова Ч.Ф. чыгыш ясады. Мәктәп директоры Мирзаянова Р.С.җәйге яллар турында аңлатты. Укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасар Ли Л.Р. еллык өлгереш күрсәткечләрен сөйләде. Уку алдынгыларын билгеләп үтте. Тәрбия эшләре буенча урынбасар Ярмиева Г.Д. тәрбия өлкәсендәге уңышларны санап чыкты, сәләтле балаларны ассызыклап күрсәтте. Биология укытучысы бакчада җәйге практика турында аңлатты.Төрле сорауларга җавап бирелде. Соңыннан һәр класста аерым сөйләшү булды. Җәйгә куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, килешү кәгазе төзелде, дару үләннәре җыю турында белешмә бирелде.
24 май көнне гимназия-интернатта "Татмедиа" агентлыгы генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева җитәкчелегендә бер төркем язучылар, журналистлар белән очрашу үтте. Кунаклар арасында Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Йолдыз Миңнуллина һ.б. бар иде.
26 май мәктәбебезнең 9 сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән ОГЭ тапшырдылар. Уңышлар!
Серле моңга күмеп йөрәкләрне
Сандугачлар сайрый иртәдән.
Соңгы кыңгырауның сүнмәс моңы
Гомер буйларына иркәләр.
Соңгы кыңгырауга эленеп калды
Балачакның гамьсез еллары.
Кыңгырау җырыдай чыңлый-чыңлый
Чакыра якты хыял юллары
Авыр чакта көч өстәүче терәк,
Сагынганда сагыш булырсың.
Соңгы кыңгырау, син һәрчак безне
Яхшылыкка өндәп тырырсың.
Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылары белән саубуллаша. Алар ак алъяпкыч, ак бантиклардан, егетләр костюм-чалбардан, кулда чәчәк бәйләме, кыңгырау... Алар укытучыларын котлый, рәхмәт сүзләре җиткерә, шигырьләр сөйли, чәчәк бәйләме бүләк итә. Әти-әниләргә сүз бирелә һ.б. ....Ирексездән күзләр юешләнә...
Дулкынландыргыч да, матур да оңгы кыңгырау бәйрәмегез котлы булсын, чыгарылыш укучылары! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Укытучыларыгызны да онытмагыз!
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, югары категорияле биология, география укытучысы Амирова Р.З. җитәкчелегендә, район күләмендә үткүрелгән “Геология һәм мин” конкурсында өченче урын алдылар. Котлыйбыз!
Район күләмендә үткәрелгән “Таштан ясалган кул эшләре” конкурсында да Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары Амирова Р.З. җитәкчелегендә, актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. “Районыбыздагы төзү һәм бизәү ташлары” номинациясендә 8 класс укучысы Тимирова А. – 3нче, 6 класс укучысы Сафина Л. «Что в образе тебе моем?»номинациясендә 2нче урын алды. Афәрин!
Быел Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 укучысы сәнгать мәктәбенең рәсем классын тәмамлады. Алар, имтиханнарны уңышлы тапшырып, 25 май көнне кулларына таныклык алдылар. Балалар 4 ел буе аларны сәнгать серләренә өйрәткән Ләйсән апаларына зур рәхмәтле.
Уку елы артта калды. 27 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары, яраткан укытучыары белән табигатькә экскурсиягә чыктылар. Балалар хәрәкәтле уеннар уйнап, туган як табигатенең матурлыгына сокланып, күңелле ял иттеләр.
Илебездәге барлык мәктәпләрдәге кебек, 25 май көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме оештырылды. Чыгарылыш укучыларын котларга “Тамыр” хуҗалыгы рәисе И.М.Мирзаянов, Актаныш үзәк болньицасы җитәкчесе А.Бикмөхәммәтов килгән иде. Бәйрәмдә шулай ук ата-аналар, пенсионер укытучылар катнашты.