ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

29 май көнне Актаныш муниципаль районының “Нигез” хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.

3 нче июнь көнне кадет интернат-мәктәбенең 5 нче сыйныфларда математика һәм рус теленнән сайлап алу тестлары үткәрелә.

 

10 нчы сыйныфлар арасында 23нче майдан 27 нче майга кадәр Актаныш районы Байсар урманында хәрби кырда укыту җыены, хәрби-кулланма спорт төрләре үтте.

Кадет интернат-мәктәбендә математикадан 31 нче майда Актаныш 1 нче санлы урта мәктәптә һәм 2 нче санлы урта мәктәптә узачак имтиханга әзерлек бара. 

Бүген, ягъни 30 нчы май көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә 2-8 нче класс укучыларын класстан класска күчерү, җәйге практика, укуда һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен укучыларны мәктәп грамотасы белән бүләкләү кебек мәсьәләләр каралды. 

Бүген, ягъни 30 нчы май көнне мәктәп күләмендә "Сабантуй" үткәрелде. Укучылар "Көрәш", "Йөрерү", "Авыш баганага менү", "Капчык киеп йөгерү", "Чүлмәк вату" һәм башка уеннарда актив катнаштылар. "Сабантуй" бик күңелле үтте!


28
май, 2016 ел
шимбә

Бүген, 28 май көнне, 9-нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән имтихан бирәләр. Актаныш районыннан барысы 11 укучы, Мөслим районыннан - 7 укучы катнаша. 

"ТАТМЕДИА" АҖ "Безнең мирас" редакциясе тарафыннан уздырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Минем шәҗәрәмдә- Бөек Ватан сугышы еллары" республика конкурсына яхшы эш тәкъдим иткәне өчен  7 класс укучысы Шәйхетдинов Азамат Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. 

 

24 май көнне 4 класс укучылары катнашында чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Класс җитәкчесе Нургалиева Л.З. укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады, ата-аналарга бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Укучыларга мәктәп директоры Д.Д.Гарипов Мактау кәгазьләре тапшырды.

6 класс укучысы Лукманов Дилфат ташлар кулланып, кул эше башкарды һәм конкурста 1 урын алды. Җитәкчесе - биология укытучысы Фидус Гильфанов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International