ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Чыгарылыш кичәсе... Бу – олы тормыш юлына чыгар алдыннан 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән соңгы тапкыр җыелу, күңелдәге иң матур теләкләрне җиткерү, рәхмәт сүзләре әйтү, истәлекләр белән уртаклашу, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме.


26
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Киров авыл китапханәсендә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.

25 нче июнь көнне Иске Байсар мәдәният йортына Уфадан "Императорский цирк" килде.


25
июнь, 2016 ел
шимбә

Терлекләргә яфрак-печән әзерләнде.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Актанышта яшәүче мөселман халкы өчен бүген, 24 июнь көнне зур вакыйга булды. Изге Рамазан аенда МТС бистәсендә "Гамбәрия" мәчетенә ай кую чарасы узды. Аллаһ йорты агымдагы елның 9 сентябрендә файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Яңа мәчетнең манарасына аен күтәрү чарасына кунаклар да, авыл халкы да күпләп килгәннәр иде.

26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.

23 июнь көнне Мәсәде авыл җирлегенә караган мәдәният хезмәткәрләре, өлкәннәрне караучы хезмәткәрләр, авыл советы хезмәткәрләре яфрак печән әзерләргә чыктылар.

24 июнь Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубының "Яшел аптека. Туган якның дару үләннәре" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Дәрескә килгән хатын- кызлар үзләре белән дару үләннәре җыеп алып килделәр.Дәрес барышында үләннәрне җыю, киптерү, саклау тәртибе һәм төрле авыруларга карата куллану чаралары турында фикер алыштык. Китапханәдәге әдәбияттан файдаланылды, үләннәр киптерергә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International