24 июнь Кәзкәй авылы китапханәсендә "Хуҗабикә" интереслар клубының "Яшел аптека. Туган якның дару үләннәре" темасына чираттагы дәресе үткәрелде. Дәрескә килгән хатын- кызлар үзләре белән дару үләннәре җыеп алып килделәр.Дәрес барышында үләннәрне җыю, киптерү, саклау тәртибе һәм төрле авыруларга карата куллану чаралары турында фикер алыштык. Китапханәдәге әдәбияттан файдаланылды, үләннәр киптерергә куелды.