Актанышта - чыгарылыш кичәсе

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Чыгарылыш кичәсе... Бу – олы тормыш юлына чыгар алдыннан 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән соңгы тапкыр җыелу, күңелдәге иң матур теләкләрне җиткерү, рәхмәт сүзләре әйтү, истәлекләр белән уртаклашу, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме.

 

Бу кичне алар рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Мәктәп тормышы әнә шулай күңелдә матур хатирәләр генә калдырып тарихка күчте. Ә алда – катлаулы олы тормыш. Укырга керү, диплом алу, эшкә урнашу, гаилә кору... Әнә шул тормыш агымында адашмаска, максатыгызга ирешергә язсын сезгә, егет-кызлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International