ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

29 август көнне “Өй алдыбыз – гөлбакча -2016” район бәйгесенә йомгак ясалды. Гап-гади гүзәллек дөньясын тудыру, чәчәкләр-гөлләр үстерү өчен күп көч-тырышлык түгәргә кирәк. Тирә-якны яратучы райондашларыбызның күңелләре төпкелендә шытым биргән матурлык орлыклары аллы-гөлле чәчкәләр булып, җир өстенә үсеп чыкканнар да, күпме кешегә шатлык өләшәләр. 

29 август көнне Актаныш районы территориясен яшелләндерү буенча конкурс узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 2 номинациядә җиңүче булды: “Мәктәп территориясен бизәү буенча” – 2 урын, “Чәчәк экспозициясе” – 1 урын. Мәктәп коллективы Грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

30 августта, Республика көне уңаеннан, Актанышның 2 санлы урта мәктәбе спорт мәйданында авыл җирлекләре командалары арасында чемпион калган Актаныш авыл Советы командасы һәм оешмалар арасында чемпион калган МНКТ командасы очрашты.


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаевның Республика көне уңаеннан актанышлыларга мөрәҗәгате 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Нәрсә ул экстремизм һәм терроризм.

Актанышта зур бәйрәм!

13 август көнне Карт авылы клубы янында “Бәхетле балачак” дип исемләнгән  бәйрәм үтте.

29 август көнне мәдәният һәм ял паркында үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы Татарстан Республикасы көненә багышлап "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе һәм шигърият сөючеләр белән берлектә  "Шигъри тәлгәшләр" исемле масса чара уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International