Карт авылы клубы яңалыклары

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

13 август көнне Карт авылы клубы янында “Бәхетле балачак” дип исемләнгән  бәйрәм үтте.

Көне дә бик матур булды: кояш та нурларын мулдан сипте, җиле дә вакытында исте.

Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән  тизрәк чара үтәсе мәйданга ашыкты.
Бәйрәм булгач, уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Балалар уеннарда катнашып, аннан алган бүләккә шатланды. Җыр-моң яратучылар исә бәйрәм дә шигырь сөйләде, моңлы җырлар сузды.
Балалар рәхәтләнеп күңел ачты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International