29 август көнне мәдәният һәм ял паркында үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы Татарстан Республикасы көненә багышлап "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе һәм шигърият сөючеләр белән берлектә "Шигъри тәлгәшләр" исемле масса чара уздырды.
Бу чарада "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары үзләренең Татарстанга, Ватанга, туган илгә, туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Г. Афзал, Р. Харис, Г. Рәхим, Р. Низамиев, Асия Юнысова, Р. Миңнуллинның суверенитетка багышлап язылган шигырьләре шигырь яратучылар тарафыннан яңгырады.
Паркта Татарстан Республикасы көненә багышлап, китап күргәзмәсе эшләде.


.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)