Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тиздән узачак сайлауларны Татарстан командасын Дәүләт Думасына вәкил итеп җибәрү, дип атады. Әлеге команданың максаты – республика мәнфәгатьләрен яклау. “Республикабыз файдасына хезмәт итү, халыкның ихтыяҗларын һәм таләпләрен җиткерү”, – диде Рөстәм Миңнеханов, депутатлар алдында торган бурычны билгеләп.
16 нчы сентябрь көнне Тат.Суксу участок хастаханәсе врачлары тарафыннан балаларның сәламәтлек торышы тикшерелеп, физкультура һәм сәламәтлек төркемнәре билгеләнде.
Сер түгел, Татарстанда бакчачылык һәм дача җәмгыятьләрендә проблемалар һәрвакыт була килде. 2017 елда бу тармакта үзәккә үткән мәсьәләләрне бөтен республика күләмендә чишәргә җыеналар. Чөнки 2017 елда бакчачылык һәм дача җәмгыятьләренә Татарстан бюджетыннан 550 миллион сум күләмдә акча бүлеп биреләчәк.
Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш дәвам итә. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре “суррогат” сатучыларны аулап кына тора. Шулай ук рөхсәтсез урында сату итүче, сәүдәгә махсус кәгазе булмаган эшмәкәрләр дә күз уңыннан читтә калмый.
Иртәгә, 17 сентябрь көнне 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәренең мэриясе каршындагы мәйданда Актаныш районы товар җитештерүчеләре оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк
Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатларны сайлау уңаеннан мөрәҗәгате
5 сентябрь көнне Россия Үзәк банкы конкурсында тавыш бирүнең соңгы этабы башланды. Нәкъ менә аның нәтиҗәсендә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына кайсы шәһәрләр сурәтләнәчәге билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, көннән-көн кыза барган ярышта Казанның тарихи әһәмияткә ия булган ике символы да катнаша.
7 октябрьгә кадәр һәр россияле ун претенденттан үзенә ошаган ике шәһәр өчен тавыш бирә алачак. Финалга чыккан калалар арасындаКазанның булуы татарстанлылар өчен зур горурлык.
- Әлеге бәйге Казанга туристларны җәлеп итү ягыннан да әһәмиятле. Без, Россиядә яшәүчеләр, акчаларга игътибар белән карарга күнекмәгән. Чит илләргә барганда, андагы валютаны җентекләп карыйбыз, аны хәтта үзебездә бер сувенир итеп саклыйбыз. 200 сум – һәркемгә дә кулай сумма, шуңа акча янчыгында һәрвакыт булачак. Бу бәйгедә җиңү өчен Казанның бөтен мөмкинлекләре дә бар, – ди Яшьләр дипломатиясе академиясенең башкарма директоры Дилбәр Садыйкова.