Сер түгел, Татарстанда бакчачылык һәм дача җәмгыятьләрендә проблемалар һәрвакыт була килде. 2017 елда бу тармакта үзәккә үткән мәсьәләләрне бөтен республика күләмендә чишәргә җыеналар. Чөнки 2017 елда бакчачылык һәм дача җәмгыятьләренә Татарстан бюджетыннан 550 миллион сум күләмдә акча бүлеп биреләчәк.
Бүгенгә республикада 952 бакчачылык җәмгыяте теркәлгән. 24 гектардагы мәйданда 320 җир участогы бар. Шәһәрдә яшәүче һәр өченче гаиләнең бакчасы бар. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү кебек, бакчаларга да булышлык күрсәтү кирәклеге көн кебек ачык.
- Бүген ил күләмендә бакчачылык, дача хуҗалыгы турында закон әзерләнелә, элеккегесенә үзгәрешләр кертелә. Шул ук вакытта, бу закон безнең бакчачылар күтәреп чыккан мәсьәләләрне колачламый, – дип ассызыклый Илдар Халиков.
Проблемалар – буа буарлык...
Бакчачылык җәмгыятьләре Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә аеруча киң таралган. Кешеләр үзләрен җиләк-җимеш белән тәэмин итеп кенә калмый, аларны сату белән дә шөгыльләнә. Әмма кайбер проблемалар аларның “тәгәрмәч”енә таяк тыга.
- Күп кенә бакчачылык җәмгыятьләре ремонтка мохтаҗ. 707 чакрым юл, 438 югары вольтлы электр линияләре, 544 трансформатор подстанцияләре, 1600 чакрым суүткәргеч, 255 су тутыру башнясы, 240 насос станциясе, 154 скважина – болар барысы да ремонт таләп итә. Көнкүреш калдыкларын түгү, юллар, милекне саклау мәсьәләләре аеруча кискен тора. Еш кына контрольдә булмаган төзелеш аркасында бакчачылык җәмгыятьләренә юллар ябыла бара, – дип ассызыклый Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.
Шунысын ассызыкларга кирәк: күп кенә районнарда муниципаль хакимият органнары җир участокларын хосусыйлаштыруда да ярдәм итәргә ашыкмый. Ә бит еш кына бу гражданнарның күбесе – олы яшьтәгеләр.
Бакчачылык җәмгыятьләренең һәркайсының үз проблемасы җитәрлек. Алексеевск, Азнакай, Лениногорск һәм башка районнарда бакчаларның 70 проценты ташландык хәлдә. Гомумкулланылышта булган җирләрне басып алырга да күп сорап тормыйлар.
Бюджет ярдәмгә килә
Күктән ишелеп төшкән, көн кадагында булган мәсьәләрне хәл итәргә республика ярдәм итәргә алына.
- Бакчачылар белән сөйләшү нәтиҗәсендә, без төп проблемаларның электр энергиясе, юл, чүп түгү, суга кагылышлы икәнен беләбез. Бакчачылык җәмгыятьләрен ремонтлау һәм төзекләндерү өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан профильле министрлыкларга 2017 елда 300 миллион сум бүленеп биреләчәк. Ярдәмнең нәтиҗәсе максималь булсын өчен, акчаларны дөрес бүләргә кирәк, – дип белдерә Татарстан Премьер-министры. Киләсе елга 100 миллион сумнан да ким булмаган күләмдә ярдәм электр энергиясе өлкәсенә булачак. Тагын бер мөһим мәсьәлә – ул су проблемасы. Моңа шулай ук 100 миллион сум бүленеп бирелә. Чүп түгү проблемасын хәл итүгә, аерым алганда, мәйданчыкларны булдыру, контейнерларны сатып алу һәм башкалар, 50 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Президент кабул иткән карар – бакчачылар өчен көтеп алынган шатлык.
Эчке территорияләрне тәртиптә тоту исә бакчачылык җәмгыятьләре җилкәсендә кала. Ләкин бу проблемаларны хәл итәр өчен дә республика булышлык күрсәтергә әзер. Бакчачылар үзләре битараф булмаска тиеш. Ташландык территорияләр булмасын өчен, инвентаризация уздыру таләп ителә.
Бакчачыларга йөз белән борылдылар
- Ниһаять, хакимият, безгә – бакчачыларга, йөз белән борылды. Аларның әле бөтенесе дә хәл ителмәгән. Әмма башланган эш – эшнең яртысы дигән сүз. Төрле проблемаларны хәл итү белән беррәттән, финанс яктан да булышлык күрсәтеләчәк. Бакчачылык ширкәтенә кертелгән һәр сум өчен кешегә тагын бер сум өстәп биреләчәк. Минемчә, шушы адым белән бакчалардагы вәзгыятьне үзгәртеп булачак, – ди Татарстанның коммерцияле булмаган Бакчачылык һәм дача берләшмәләре берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин.
Аның әйтүенчә, 550 миллион сум, әлбәттә, бөтен проблемаларны хәл итәр өчен җитми. Ләкин Россиядә бакчаларга мондый күләмдә булышлык булмаган. Кайбер өлкәләрдә 30, 40, 50 миллион сум бүлеп бирелә, бездә бу сан – 550. Җитмәсә, финанс яктан да булышлык күрсәтү бар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 миллионга якын кеше бакчачылык белән шөгыльләнә. Аларның күбесе өчен бу – өстәмә керем чыганагы да булып тора. Хәзерге вакытта шимбә көннәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республика бакчаларында үстерелгән яшелчә-җиләк-җимешне сату мәсьәләсе хәл ителә.