Казан өчен тавыш бирегез!

2016 елның 16 сентябре, җомга

5 сентябрь көнне Россия Үзәк банкы конкурсында тавыш бирүнең соңгы этабы башланды. Нәкъ менә аның нәтиҗәсендә 200 һәм 2000 сумлык купюралар тышлыгына кайсы шәһәрләр сурәтләнәчәге билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, көннән-көн кыза барган ярышта Казанның тарихи әһәмияткә ия булган ике символы да катнаша.


7 октябрьгә кадәр һәр россияле ун претенденттан үзенә ошаган ике шәһәр өчен тавыш бирә алачак. Финалга чыккан калалар арасындаКазанның булуы татарстанлылар өчен зур горурлык.

- Әлеге бәйге Казанга туристларны җәлеп итү ягыннан да әһәмиятле. Без, Россиядә яшәүчеләр, акчаларга игътибар белән карарга күнекмәгән. Чит илләргә барганда, андагы валютаны җентекләп карыйбыз, аны хәтта үзебездә бер сувенир итеп саклыйбыз. 200 сум – һәркемгә дә кулай сумма, шуңа акча янчыгында һәрвакыт булачак. Бу бәйгедә җиңү өчен Казанның бөтен мөмкинлекләре дә бар, – ди Яшьләр дипломатиясе академиясенең башкарма директоры Дилбәр Садыйкова.

Якын арада Казан өчен тавыш бирүдә чит ил партнерларын да җәлеп итәргә телиләр. Аларның чал тарихлы башкалабыз өчен тавыш бирергә әзер. Казан әлеге конкурста җиңәргә, чыннан да, лаеклы, дип саныйлар.

Чит илдән килеп, Татарстанда укучылар да моңа битараф түгел. “Яшьлекләренең иң гүзәл 4-5 елын уздыру өчен тиккә генә Казанны сайламаганнардыр. Аларның конкурста Казан өчен тавыш бирүләренә һич шикләнмим”, – ди Дилбәр.

Россия җырчылары да Казанның яңа акчалар тышлыгында сурәтләнүен тели. Мисал өчен, актер, музыкант Алексей Воробьев меңъеллык тарихы булган шәһәребез өчен тавыш бирергә өнди.

- Мин Казанны бик яратам. “Сокровища озера Кабан» фильмын төшергән вакытта ул минем туган шәһәремә әйләнде. Үз тавышымны Казан өчен бирәм, бу – минем өчен бик тә кадерле кала. Дусларым да бу адымны хуплап алып, тавыш бирсә, минем өчен икеләтә шатлык булыр иде, – ди Алексей Воробьев.

Казанда туып үскән җырчы Марина Максимова (МакSим буларак таныш) да туган шәһәренә мәхәббәтен белдереп, аның өчен тавыш бирергә чакыра.

- Мин беркайчан да Казан белән сокланудан туя алмаячакмын. Бу – серле шәһәр, казанлымы син, әллә туристмы, аны һәрвакыт яңа яктан ачасың. Казанның 200 сум тышлыгында сурәтләнү өчен претендент булуы – минем өчен зур горурлык. Минем белән бергә Казан өчен тавыш бирегез! – дип өнди  МакSим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International