21 апрель көнне Әтәс авыл китапханәсендә Россиякүләм акция кысаларында "Библиосумерки -2018" үткәрелде
21 нче апрель көнне район күләмендәге баскетбол ярышының финал уеннары булып узды. Безнең кызлар командасы катнташты. Алар 3 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре: Сираев Р. Әфарин!
20 нче апрель көнне Зөбәер мәктәбендә 7-8 класслар арасында "Математик регата" конкурсы булып узды. Укучылар командасы 2 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Фазлыева Ләйсән. Әфарин!
"Парки и скверы моей малой Родины" дип исемләнгән рәсем конкурсы
20 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Китапханәдә Йолдыз калыкты" исемле әдәби уен үткәрелде. Балалар яраткан шагыйрәләре Йолдыз Шарапованың шигырьләрен укыдылар, иҗаты, тормыш юлы турында электрон презентация карадылар,"Аппак һәм Шапшак" китабы буенча сәяхәт кылдылар.
Татар Ямалы авылы мәчетендә “Изгелекләр кылыйк” дип исемләнгән акция узды.
Киров авыл китапханәсендә "Без Тукайны укыйбыз" акциясе.
18 апрель көнне Шәрип авылы китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән аксакалыбыз Әсрар Харисов һәм акъәби Хава Хабироваларны гомер бәйрәмнәре белән котлады.
18 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә "Ана назы - бишек җыры" дип аталган кичә үткәрелде.