"Китап тылсымы"

2018 елның 21 апреле, шимбә

20 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Китапханәдә Йолдыз калыкты"  исемле әдәби уен үткәрелде. Балалар яраткан шагыйрәләре Йолдыз Шарапованың шигырьләрен укыдылар,  иҗаты, тормыш юлы турында электрон презентация карадылар,"Аппак һәм Шапшак" китабы буенча сәяхәт кылдылар. Язучының шигырьләрендәге глобус, энциклопедия, "Хәтер китабы", сәяхәтче чемодан белән таныштылар, курчаклы, зонтик белән уйнадылар, гармун эченә кереп качкан көйне тыңладылар һәм күлдән кармак белән балык тоттылар.

 Китапханәдә бу кичне балаларның әниләре дә килгән иде. Алар өчен "Библионочь" акциясе кысаларында китапханәгә кайткан яңа китапларга күзәтү оештырылды, һәрберсе үзенә китап сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International