Библиосумерки - 2018

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе
Кичке эңгер-меңгер вакытта китапханәченең чакыруы буенча китапханәгә балалар җыйналды. Әлеге вакытка алар өчен кызыклы программа әзерләнгән иде. Быелгы "Библиосумерки-2018"  - "Үзебезнекеләрне бел һәм укы"  исеме астында үткәрелде.  Чарага якташ язучыларыбызның иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләнгән иде. Укучыларга  авыл турында видеосюжет күрсәтелде. Авылыбызның горурлыгы булган Әлфия Ситдыйкованың тормышы һәм иҗатын чагылдырган электрон презентация тәкъдим ителде. Укучылырыбыз видеоязмада Әлфия Ситдыйкова шигырьләрен тыңладылар. Бәйрәмнең "Башваткыч" өлешендә китап сөюче дусларыбыз   бик теләп катнаштылар Типография уенында хәрефләрдән якташ язучыларыбызның исем-фамилияләрен җыйдылар; "Буталмыш"та шигырь юлларын дөресләделәр; "Уйла әле"дә   Ә.Ситдыйкова сүзләренә язылган җыр сүзләрендә төшеп калган сүзләрне таптылар. "Музыкаль тәнәфес"тә шагыйрә сүзләренә язылган җырларны тыңладылар. "Серле дөнья" китабы буенча Яр Чаллы китапханәчеләре әзерләгән мультфильмны укучылар яратып кабул итте.  Шулай ук "Буталган язмышлар" поэмасына нигезләнеп эшләнгән буктрейлер  да шагыйрә иҗатына кызыксыну уятты. Китапханәче оештырган әлеге чара укучыларга бик ошады һәм алар зур тәэсирләр белән өйләренә таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International