Бүген – 25 декабрьдә “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта чыршы утлары кабынды. Яңа ел чыршысын ачу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, райондашларны, кайткан кунакларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Тамаша театральләшкән чыгышлар белән дәвам итте.
Бүген – 24 декабрь көнне район мәдәният йортында районның мактаулы гражданы – аксакалы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновның 90 яшьлек юбилей кичәсе узды. Олпат җитәкчеләр дә, район хуҗалыкларында-оешмаларында, авыл җирлекләрендә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы район уңганнары да, Гадел Касыйм улы үрнәгендә тәҗрибә туплап, бүген инде җаваплы урыннарда җитәкчелек итүче урта буын вәкилләре дә һәм Гадел Сәлахетдинов үрнәгендә язмышын авыл белән бәйләп, туган җирдә үз бәхетләрен табарга теләгән яшьләр – технологик техникум, гимназия, мәктәп укучылары, юбилярның дуслары, туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары да килгән иде тантанага.
Күренекле райондашыбызның исемен мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга җиткерү, олуг шәхесне яшьләр белән очраштыру, аның данлы тормыш, хезмәт һәм гомер юлы, уй-фикерләре, бүгенге актив тормышы белән таныштыру максатыннан әлеге кичәне оештыруның башында торучы район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка олы хөрмәтен күрсәтеп, юбилей тантанасын ачты. Шунысын да искәртеп үтү кирәк, Гадел агага – аксакалыбызга юбилей кичәсендә игътибар һәм хөрмәт күрсәтү өчен ул бүген Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән эшлекле очрашып, район тормышында мөһим булган мәсьәләләрне хәл иткән җирдән кайтып җитеште. Энгель Нәвап улы республика җитәкчеләренең котлауларын ирештереп, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстанның премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов һәм үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гадел Касыйм улы белән иңгә-иң куеп эшләгән легендар җитәкчеләребезнең бер команда булып эшләп, Актаныш районы тормышында куйган хезмәтләрен искә алудан башлады тәбрикләү сүзен Энгель Нәвап улы. Алар үрнәгендә эш тәҗрибәсе туплаган җитәкчеләр бүген районның җаваплы тармакларында авыл хуҗалыгында һәм җитештерүдә, төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Алар да инде, остаз буларак, үзләренә алмашка яшьләрне эшкә өйрәтте. Буыннар дәвамчанлыгын саклап, Гадел аганың 90 яшьлек юбилей тантанасына чакырылган яшьләр – укучыларның да туган якта төпләнеп, авылны саклап һәм яңа заманча сулыш белән үзләренә лаеклы һөнәр сайлауларын теләде район башлыгы. Авыл җирендә яшәп, эшләп тә менә шундый олуг шәхес Гадел Касыйм улы кебек дәрәҗәгә ирешеп була. Ул бүген сезнең янәшәдә, аның һәр сүзе, һәр фикере бүген безнең өчен дә терәк, таяныч, дип, Гадел аганың хезмәт юлыннан истәлек-хәтирәләрне яңартты.
Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп сүз алучы “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, “Нигез” хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов, “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, балалары – улы Марат, килене Зилә Гадел аганың тормыш мизгелләреннән истәлекләрне яңартып, юбилярны нечкә күңелле, олы йөрәкле, таләпчән, зирәк кеше һәм җитәкче буларак тасвирладылар. Алар әйткән һәр фикернең лаеклы икәнен Гадел Касыйм улының үзенә күрсәтелгән хөрмәт өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка, Актаныш район халкына, җитәкчеләргә, балаларга, туганнарына, алып баручылар Рәфидә Наҗарова, Нур Хөсәенов, район мәдәният йорты һәм “Агыйдел” дәүләт ансамбле сәнгатькәрләренә белдергән күңелләрне кузгатырлык аһәңле, затлы тавышы, ихлас теләкләре раслап та күрсәтте.
Казанда – болытлы һава, урыны белән кар, буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метрга кадәр.
Төнлә һава температурасы -9..-11º; көндез -7..-9º.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Актанышта – болытлы һава, урыны белән кар, буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 17 метрга җитә.
Төнлә һава температурасы -9..-13º, урыны белән -16 º; көндез -8..-11º.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «ФКП Росреестр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Райондашыбыз - Росреестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Фәнис кызы Шәяхмәтовага Росреестрның оешуына 10 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының Рәхмәте белдерелде.
Хөрмәтле Актаныш халкы һәм кунаклар!
Сезне үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасына чакырабыз. 25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы боз шәһәрчегенә рәхим итегез!
Яңа ел бәйрәмнәрен фейерверклар һәм салютлардан башка күз алдына да китерүе кыен. Тик сыйфатсыз пиротехника алудан үзеңне ничек сакларга? Әлеге киңәшләр сезнең игътибарга.
ПИРОТЕХНИКА САТЫП АЛГАНДА НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ?
1. Сату өчен әзерләнгән барлык пиротехника эшләнмәләре тәңгәллек декларациясе һәм сертификациясе формасында, техник регламент таләпләренә җавап бирергә тиеш. Бу – пиротехник эшләнмәләрдә Таможня берлеге (ЕАС) әгъзалары булган дәүләтләр базарында продукциянең әйләнештәге бердәм билге маркировкасы булырга тиеш дигән сүз.
27 декабрь көнне 14 сәгатьтә Актаныш муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында эшмәкәрләрне кабул итү үткәрелә. Эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирү өчен кабул итүдә район башкарма комитетыннан, район прокуратурасыннан, эчке эшләр бүлегеннән, салым, санитар-эпидимиологик күзәтчелек органнарыннан, гадәттән тыш хәлләр өчен җаваплы вәкаләтле органнардан вәкилләр һәм юристлар катнашачак.
Алдан язылу өчен телефон – 8(85552)3-44-16, яисә район хакимиятенең 10 нчы бүлмәсенә мөрәҗәгать итү кирәк.
Элекке "Кызыл көч" колхозында 28 ел җитәкче булып эшләгән, партиянең ХХII съезды делегаты, Ленин ордены кавалеры, хуҗалыкның икътисадын югары дәрәҗәгә күтәргән, социаль мәсьәләләрне уңай хәл иткән Гадел Сәлахетдиновка бүген – 23 декабрь көнне 90 яшь тулды.
Бүген иртәдән үк хөрмәтле райондашыбыз тәбрикләүләр кабул итә. Якташыбыз – беренче Президент Минтимер Шәймиев тә беренчеләрдән булып котлаган юбилярны. Районда иртәгә – 24 декабрь көнне район мәдәният йортында 16.00 сәгатьтә Гадел Касыйм улының данлыклы хезмәтен, шәхесен, тормышын олылаучы, данлаучы иҗади кичә үткәрелә. Район башлыгы Энгель Фәттахов ярдәме белән яшь буынны тәрбияләүдә, буыннар чылбырын саклауда, тарихыбызны барлап, данлыклы шәхесләребезне хөрмәтләүдә мондый эчтәлектәге иҗат кичәләре күркәм гадәткә әйләнде. Бүген – туган көн иртәсендә районнан мәртәбәле делегация – район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Башак” җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова юбилярны туган көне белән котлап, район башлыгы Энгель Фәттаховның бүләген, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
Гадел Касыйм улы туган көне уңаеннан истәлекләрен яңартты, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәтен белдерде, фикерләрен уртаклашып, бергә эшләгән җитәкче-белгечләргә, авыл халкына рәхмәтле булып яшәвен белдерде.
-Хәрәкәттә – бәрәкәт, яшисем килим яшим, рәхмәт, хөрмәтегез, котлауларыгыз мине тагын да дәртләндереп, кәефемне күтәреп җибәрде, - диде. – Авылны яратам, кешеләре тырыш, эшчән, шуңа да Актанышта төпләнеп яшәп калдым.
Гадел Сәләхетдинов олы кызы Наилә тәрбиясендә яши. Әтисенә зур хөрмәт күрсәтә кызы. Чаллыдан кайтып, инде менә дистә елдан артык әтисен карап, тәрбияләп тора. Гадел ага үзе дә тик утыра торганнардан түгел, ишек алдындагы гына түгел, урам яктагы карларга кадәр көрәп куйган. Дөнья, республика, район тормышыннан хәбәрдәр булып, һәр кешегә ачык булып, ягымлы, якты карашта яши ул.
Бүген – 22 декабрь көнне район мәдәният йортында зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Актаныш район мәктәпләре командалары катнашты.
Бәйгенең бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы ата-аналар комитеты командаларына рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә, киләчәктә дә бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашып, аралашып, дус яшик дигән фикерен белдерде ул.
Зона бәйгесендә Актаныш районыннан Актаныш гимназиясе һәм Актанышның 1 нче мәктәп командалары катнашты. Актанышның 1 нче мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылар командасы зона бәйгесенең җиңүчесе булды, республика бәйгесендә Актаныш данын яклауда уңышлар телибез.
Актанышта 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы мөхтәрәм райондашларыбызны җитәкчелек тарафыннан котлау традициясе яшәп килә. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән мондый олуг затлар даими игътибар үзәгендә.
1928 елның 22 декабрендә Күҗәкә авылында дөньяга килгән Мусина Факкирә Фәүзетдин кызы да районыбызның туксаняшәрләр сафын тулыландырды.
Бүген юбиляр, үзенең гомер бәйрәме уңаеннан, балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары белән беррәттән, район хакимияте исеменнән дә котлаулар кабул итте. Алты балага гомер бүләк иткән Факкирә Фәүзетдин кызы җәй айларында туган авылында яшәсә, кышкы чорга Яңа Әлем җирлегендә яшәүче кызының йортына күченә. Биредә кадерле ананы кадер-хөрмәт, мул табын, якты йөз белән көтеп торалар, аның һәр көнен бәйрәмгә тиң итеп үткәрәләр.
Актаныш районы Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Назыйф улы да бүген юбилярны Яңа Әлем авыл җирлегендә хөрмәтләде. Алар Факкирә Фәүзетдин кызына Илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район хакимияте башлыгының истәлек бүләген тапшырды.