Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «ФКП Росреестр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Үзенең докладында Азат Җаббаров агымдагы ел Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе өчен берьюлы берничә юнәлеш буенча юбилей елы булуын билгеләп үтте: Россия Федерациясендә теркәү системасына 20 ел, Росреестрның 10 еллыгы һәм Геодезия күзәтчелегенә 85 ел.
Эшчәнлекнең күрсәткечләре турында сөйләгәндә, ведомство җитәкчесе 2018 елда Дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны дәүләт теркәве турында идарәгә бирелгән гаризаларның гомуми саны 755 меңнән артык булуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә 99 387 күчемсез милек объекты кадастр исәбенә куелган, 23 778 күчемсез милек объектының хокуклары, йөкләмәләре теркәлгән, республика икътисадына йогынты ясый торган башка күрсәткечләр буенча 681 меңнән артык күчемсез милек объектларының хокуклары, чикләүләр теркәлгән, сизелерлек үсеш күрсәткән ипотека ул 123 791 тәшкил иткән. Төзелештә өлешләп катнашу да актив үсеш алды. Агымдагы чорга өлешләп катнашу буенча 18 меңнән артык килешү теркәлгән инде (2017 елда – 15 меңгә якын). Шул ук вакытта 2018 ел торак төзелешендә өлешләп катнашу турындагы законнардагы үзгәрешләр белән билгеләп үтелде һәм Татарстан Росреестры эскро-счетлар механизмын куллану белән шартнамәләр теркәүне үткәргән беренче төбәкләрнең берсе булды.
Райондашыбыз - Росреестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Фәнис кызы Шәяхмәтовага Росреестрның оешуына 10 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының Рәхмәте белдерелде.