Бүген – 24 декабрь көнне район мәдәният йортында районның мактаулы гражданы – аксакалы Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновның 90 яшьлек юбилей кичәсе узды. Олпат җитәкчеләр дә, район хуҗалыкларында-оешмаларында, авыл җирлекләрендә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы район уңганнары да, Гадел Касыйм улы үрнәгендә тәҗрибә туплап, бүген инде җаваплы урыннарда җитәкчелек итүче урта буын вәкилләре дә һәм Гадел Сәлахетдинов үрнәгендә язмышын авыл белән бәйләп, туган җирдә үз бәхетләрен табарга теләгән яшьләр – технологик техникум, гимназия, мәктәп укучылары, юбилярның дуслары, туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары да килгән иде тантанага.
Күренекле райондашыбызның исемен мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга җиткерү, олуг шәхесне яшьләр белән очраштыру, аның данлы тормыш, хезмәт һәм гомер юлы, уй-фикерләре, бүгенге актив тормышы белән таныштыру максатыннан әлеге кичәне оештыруның башында торучы район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Гадел Касыйм улы Сәлахетдиновка олы хөрмәтен күрсәтеп, юбилей тантанасын ачты. Шунысын да искәртеп үтү кирәк, Гадел агага – аксакалыбызга юбилей кичәсендә игътибар һәм хөрмәт күрсәтү өчен ул бүген Казан шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән эшлекле очрашып, район тормышында мөһим булган мәсьәләләрне хәл иткән җирдән кайтып җитеште. Энгель Нәвап улы республика җитәкчеләренең котлауларын ирештереп, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстанның премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов һәм үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гадел Касыйм улы белән иңгә-иң куеп эшләгән легендар җитәкчеләребезнең бер команда булып эшләп, Актаныш районы тормышында куйган хезмәтләрен искә алудан башлады тәбрикләү сүзен Энгель Нәвап улы. Алар үрнәгендә эш тәҗрибәсе туплаган җитәкчеләр бүген районның җаваплы тармакларында авыл хуҗалыгында һәм җитештерүдә, төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Алар да инде, остаз буларак, үзләренә алмашка яшьләрне эшкә өйрәтте. Буыннар дәвамчанлыгын саклап, Гадел аганың 90 яшьлек юбилей тантанасына чакырылган яшьләр – укучыларның да туган якта төпләнеп, авылны саклап һәм яңа заманча сулыш белән үзләренә лаеклы һөнәр сайлауларын теләде район башлыгы. Авыл җирендә яшәп, эшләп тә менә шундый олуг шәхес Гадел Касыйм улы кебек дәрәҗәгә ирешеп була. Ул бүген сезнең янәшәдә, аның һәр сүзе, һәр фикере бүген безнең өчен дә терәк, таяныч, дип, Гадел аганың хезмәт юлыннан истәлек-хәтирәләрне яңартты.
Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп сүз алучы “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, “Нигез” хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов, “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, балалары – улы Марат, килене Зилә Гадел аганың тормыш мизгелләреннән истәлекләрне яңартып, юбилярны нечкә күңелле, олы йөрәкле, таләпчән, зирәк кеше һәм җитәкче буларак тасвирладылар. Алар әйткән һәр фикернең лаеклы икәнен Гадел Касыйм улының үзенә күрсәтелгән хөрмәт өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка, Актаныш район халкына, җитәкчеләргә, балаларга, туганнарына, алып баручылар Рәфидә Наҗарова, Нур Хөсәенов, район мәдәният йорты һәм “Агыйдел” дәүләт ансамбле сәнгатькәрләренә белдергән күңелләрне кузгатырлык аһәңле, затлы тавышы, ихлас теләкләре раслап та күрсәтте.