АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте – ул «Алдан броньлау» процессын башлап җибәрде, бу иске елда куелган бәя буенча, тагын өстәмә ташлама белән техника сатып алу өчен заявка рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә. Шул исәптән аванс түләве 0%тан башлана һәм төп шартнамә буенча соңрак түләү срогы киләсе елның 1 сентябренә кадәр билгеләнгән.
“Нигез” хуҗалыгында район авыл хуҗалыгы семинары – безнең фоторепортаж.
ИНВАЛИДЛАР УНКӨНЛЕГЕ КЫСАЛАРЫНДА Яңа Әлем, Иске Богады, Аккүз, Иске Байсар, Чуракай җирлекләрендә районда
инвалидлар белән турыдан-туры эшләүче җитәкче-белгечләр катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр узды.
Бүген, 4 декабрь көнне, Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә район мәгариф оешмаларында туклануны оештыруга атналык анализ ясалды. Олимпиада,контроль кисемнәр буенча анализ ясалып, бурыч-максатлар билгеләнде.
“Талантлар университеты” белән эшчәнлектә актуаль мәсьәләләр каралды. “Мари-Суксу-туган йортым” социаль этнопарк проектын тормышка ашыру буенча эшчәнлек белән
Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Эдуард Галиев таныштырды.
Россия Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Актанышка эш визиты белән килде.
Хәзер пенсия яше алды статусын Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша раслап була. Моның өчен Пенсия фондына барырга кирәкми. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе хәбәр итә
Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә
Район башлыгының волейбол командасы белән очрашуы
"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе үзенең 19 яшьлек бәйрәме уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасын ачып җибәрде. Актанышта райондашларның мөрәҗәгатьләрен бүген – 1 декабрь көнне партия бүлекчәсе сәркатибе Энгель Нәвап улы Фәттахов кабул итте.
Качкын авылында яшәүче Фидаис Кашапов Энгель Нәвап улына мөрәҗәгать итеп, күпләрне борчыган сорауларны җитәкчелеккә юллады. Әфганчы буларак, торак шартларын яхшыртырга тели Фидаис абый. Әфганчыларга ташламалар каралса да, әлеге категория гражданнар дәүләт тарафыннан бүген тулысынча якланган дип булмый. Торак шартларын яхшырту да 2005 елга кадәр чиратка басканнар өчен хәл ителгән, ә инде аннан соң мөрәҗәгать итүчеләр дәүләт тарафыннан ярдәм көтә.