ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2021 ел
шимбә

22  май көнне районыбызның  чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты.  Район үзәгендәге икенче санлы Актаныш  урта мәктәбендә  узган  бәйрәм тантанасында   район башлыгы  Энгель Фәттахов  катнашты.

 Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Районыбызның йөзек кашы булган уку йортын быел 24 укучы төгәлли.

Бүген Актанышта мәктәп укучыларының “Президент ярышлары" республика спорт ярышлары үз җиңүчеләрен атады. Өч көн дәвамында Актанышта дәвам иткән бәйгенең җиңүчеләре үзәк стадионда бүләкләнде.


21
май, 2021 ел
җомга

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» РИО белән берлектә «Күп балалы Россия» бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Проект күп балалы гаиләләрнең уңай образын формалаштыруга һәм гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, социаль лифтлар булдыру һәм илдә демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән.

 

Кәрәзле телефоннар алганда бәхәсле хәлләр килеп туган очракта кулланучыларга ничек дөрес эш итәргә?

 

Товарларны мәҗбүри маркировкалау кертү турында мәгълүмат

идентификацияләү чаралары.

Хөрмәтлегражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәмәйләнә-тирәмохитнекүзәтүидарәсемәгълүматларыбуенчаметеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 22 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, көндез урыны белән боз явуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Быел мәктәп укучыларының “Президент ярышлары" республика спорт ярышларының финалы 20-22 май көннәрендә Актаныш районында үтә.

31  майдан 11  июньгә  кадәр балалар ялын оештыру хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим,  Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “Кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, (88552) 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.

17 майдан  29 майга  кадәр Чаллы шәһәре гигиена, эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлегендә һәм Кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә  3-00-26,  3-09-62 телефоннары аша талпаннан саклану чаралары һәм талпан тешләгәндә нишләргә кирәклеге турында, талпан энцефалиты авыруын кисәтү хакында “Кайнар линия” элемтәсе эшли. Талпан тешләүгә, талпан энцефалитына  кагылышлы сораулары булган гражданнар мөрәҗәгать итә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International