17 майдан 29 майга кадәр Чаллы шәһәре гигиена, эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлегендә һәм Кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә 3-00-26, 3-09-62 телефоннары аша талпаннан саклану чаралары һәм талпан тешләгәндә нишләргә кирәклеге турында, талпан энцефалиты авыруын кисәтү хакында “Кайнар линия” элемтәсе эшли. Талпан тешләүгә, талпан энцефалитына кагылышлы сораулары булган гражданнар мөрәҗәгать итә алалар.