Бүген Актанышта мәктәп укучыларының “Президент ярышлары" республика спорт ярышлары үз җиңүчеләрен атады. Өч көн дәвамында Актанышта дәвам иткән бәйгенең җиңүчеләре үзәк стадионда бүләкләнде.
"Президент ярышлары"ның һәр төрендә җиңүгә ирешкән командалар аерым хөрмәтләнде. Аларны Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең спорт секторы җитәкчесе Лариса Габитова бүләкләде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, авыл районнары командалары арасында беренче урында - Зәй, икенче урында - Саба, өченче урында Актаныш класс-командасы.
Шәһәр районнары арасында беренчелек Мамадыш районында. Икенче урында - Азнакай, өченче урында Яр Чаллы класс-командасы.