Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырды.
Ул әлеге орденга дәүләт алдындагы зур хезмәтләре өчен лаек булды, дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүген, якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Шәймиев Минтимер Шәрип улының туган авылы Әнәктә, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авылның мәдәният хезмәткәрләре катнашында бөек шәхесебезгә багышланган күңелле чара узды.
Тормыш агышында гомерләр бер мизгел генә. Шул кыска аралыкны кеше истәлекле һәм нәтиҗәле итеп уздырырга омтыла. Минтимер Шәрип улы да гомерен Туган җиргә, Туган илебезгә хезмәт итүгә багышлап, ихтирам казанган зат.
Бүген православие дөньясы Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә. Хач ману – ул рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра.
2021 елда 176 райондашыбызда коронавирус инфекциясе ачыкланды. 500гә якын район халкы Казан (22 кеше), Яр Чаллы (302), Минзәлә (172) шәһәрләренең госпитальләрендә дәваланды. 4 октябрь көнне район үзәк хастаханәсендә ачылган инфекцион госпитальдә 299 райондашыбыз дәваланды.
Ел башыннан, ягъни 1 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр 95 райондашыбыз ОРВИ (60) һәм үпкә ялкынсынуы (27) белән авырды. 4 кешедә коронавирус инфекциясе расланды.
Бүгенге көндә 44 кеше өйдә, 2 кеше - Яр Чаллы, 16 кеше район госпиталендә дәвалана. Гыйнвар аеның 17 көнендә 21 райондашыбыз район үзәк хастаханәсенең госпиталенә салынды.
2022 елның 19 гыйнварында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский Актанышта хакимият бинасында гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Бүген башкалабыз Казанда Сәфәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (житәкчесе Һарунов Илдус Һади улы) Мәдәният министрлыгы һәм бөтендөнья татар Конгрессы берлеге тарафыннан, татар моңын югалтмауда, элеккеге гармун тавышын, шулай ук элеккеге гореф гадәтләрне кайтаруда зур хезмәт куйганнары өчен кулдан эшләнгән Тальян гармун белән бүләкләнде.
Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан, "Ак Барс Банк" укытучыларга 24 000 ноутбук алып бирәчәк. Бу хакта, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Шулай ук, 1868 мәктәп видеокүзәтү һәм wi-fi белән җиһазланачак. Әлеге эшләргә 1 млрд сумнан артык тотылачак.