2021 елда Актаныш районының 176 кешесендә коронавирус инфекциясе ачыкланган

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2021 елда 176 райондашыбызда коронавирус инфекциясе ачыкланды. 500гә якын район халкы Казан (22 кеше), Яр Чаллы (302), Минзәлә (172) шәһәрләренең госпитальләрендә дәваланды. 4 октябрь көнне район үзәк хастаханәсендә ачылган инфекцион госпитальдә 299 райондашыбыз дәваланды.
Узган ел, коронавирус инфекциясе белән авырып яки инфекция нәтиҗәсендә башка авырулары көчәеп 90 райондашыбыз бакыйлыкка күчте. Аларның 36 сы район үзәк хастаханәсендә, 65 кеше башка шәһәрдәге инфекцион госпитальләрдә вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International