Элек-электән Русьта бу көн кешенең илаһи рәхмәткә кушылу көне, җан һәм тән сафлану бәйрәме булып саналган. Район башлыгы Энгель Фәттахов барлык православие динен тотучы актанышлыларны бәйрәм белән ихластан котлап, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Хач ману 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда, «керәшен суыклары» буларак искә алына. Бу көнне, әлеге очрак өчен махсус әзерләнгән бәкегә чуму кабул ителгән. Әмма коенырга барганчы үзегезнең сәламәтлелегезне тикшереп карау зарур.