Актанышта бүген, шактый яңарышлар кичереп сафка баскан сугым цехының ал тасмалары киселде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырачак.
2022 елның 15 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
Район мәдәният сараенда Актаныш районының 2021 елгы нәтиҗәләренә багышланган хисап сессиясе узды.
"Ел ничек кенә авыр килмәсен, алга куйган күп максатларга ирешә алдык. Районның социаль һәм иктисадый үсешенә үз өлешләрен керткән һәр тармакта хезмәт куючыларга ихластан рәхмәт. Алдагы елда да, сәламәт һәм бердәм булып эшләргә язсын" дип ассызыклады район башлыгы Энгель Фәттахов.
Бүген, зур яңарышлар кичергән, чын мәгънәсендә исеме җисеменә туры килгән "Яшьлек" үзәге янә үз ишекләрен ачты. Күңелле чарада Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Яшьләр эшләре министрының урынбасары Ринат Садыков та катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр белән очрашуларны дәвам итә
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2022 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
-көндез көньяктан көчле җил, көчәйгәндә 16 метрга кадәр, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, бозлавык, юлларда кар көртләре.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Буран вакытында.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.
Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.