Актаныш яшьләре "Яшьлек"кә кайтты

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, зур яңарышлар кичергән, чын мәгънәсендә исеме җисеменә туры килгән "Яшьлек" үзәге янә үз ишекләрен ачты. Күңелле чарада Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Яшьләр эшләре министрының урынбасары Ринат Садыков та катнашты.

"Әлеге заманча бина яшьләр тормышының үсешенә яхшы нигез булыр дип өметләнәбез. Яшьләребез өчен шундый зур мөмкинлек тудырган өчен Республика Президенты Рөстәм Нургали улына, ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Җәүдәт улына район халкы һәм шәхсән үземнең исемемнән зур рәхмәтләремне җиткерәм!" дип искәртте район башлыгы Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International