26 апрель – яраткан шагыйребез, татар халкының даһи улы Габдулла Тукайның туган көнен искә алу көне.
Якындагы 5-6 елда Татарстанда сәламәт кешеләр санын 30 процент дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куела. Әлегә исә республикабызда яшәүчеләрнең чиреге генә корычтай нык саулык белән мактана ала. Әмма сәламәтлек саклау эшен табибларга түгел, ә кешеләрнең үзләренә һәм эш бирүчеләргә йөкләргә кирәк дигән фикергә килгәннәр.
2014 елның 20 апреленнән республиканың терелтү-профилактик учреждениеләре табибларына “Электрон Татарстан” инфоматлары аша язылып була.