26 апрель – яраткан шагыйребез, татар халкының даһи улы Габдулла Тукайның туган көнен искә алу көне. Шул уңайдан, 28 апрель көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Тукай – сүнмәс йолдыз!” исеме астында әдәби сәгать булып узды. Китапханә Актанышның беренче санлы мәктәбенең 2А сыйныф укучыларын ( сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова) каршы алды.
Әдәби сәгать барышында укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы (презентация күрсәтелде) белән таныштырдык, шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәттек. . “Туган як җырчысы Габдулла Тукай – татар әдәби теленә нигез салучы...” исеме астында китап күргәзмәсе эшләп куелды. Китап сөюче дусларыбызны, күргәзмәдә урын алган, шагыйрьнең иң зур һәм иң кыйммәтле китабы белән таныштырып уздык. Китапта Габдулла Тукайның гасыр кичкән иң яхшы шигъри һәм чәчмә әсәрләре, шулай ук аларның рус телендә дөнья күргән тәрҗемә үрнәкләре туплап бирелгән.
Соңыннан укучылар Габдулла Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен китапханәгә бүләк иттеләр, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)