23-27 апрельдә Оренбург шәһәрендә өстәл теннисы буенча Социалистик Хезмәт Герое В.С. Мальцев истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Актаныш балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Марат Солтанов парлы ярышларда җиңеп чыкты, ә катнаш ярышларда 3 нче урынны алды.
.jpg)