Имтиханга әзерлек дәвам итә
17 май көнне, Халыкара музейлар көне уңаеннан, Туган як музеенда “Актаныш тарихы – риваятьләрдә, түгәрәк уеннарында, җырларда, курай моңнарында” дип исемләнгән музыкаль лекторий үткәрелде.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырауга әзерлек эше бара. 9нчы нче чыгарылыш сыйныф укучылары җыр, бию, шигырь, котлаулар әзерлиләр. 25 нче май көнне соңгы кыңгырау чыңлаячак. Рәхим итегез!
14 нче май көнне Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Укучылар моңа бик җаваплы карадылар. Нәтиҗәләр дә чагыштырмача яхшы булды. Аларга төп имтиханда уңышлар телибез!
Кичә, 17 май көнне, 4-сыйныф укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында математика фәненнән язмача биремнәр үтәделәр.
Актанышта 18 май көнне ТР буенча Федераль Антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хабибуллин район халкын кабул итте.