Халкыбызның көтеп алган бәйрәме – Сабантуй да үтеп китте.
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары анда төрле уеннарда актив катнаштылар. Көрәшче егетләребез Сафиуллин И., Корбангалин Р. район күләмендә милли көрәш буенча 2 урын алдылар. Афәрин!
Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә җәйге стадион төзү эшләре дәвам итә. Балалар аның ачылуын зур түземсезлек белән көтәләр.
Июнь – отчетлар чоры. Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе администрациясе бу көннәрдә 2015-2016 уку елында уку һәм тәрбия юнәлешендә эшләнгән чаралар буенча йомгак ясый, отчетлар төзи.
Бүген 11.06.2016 көнне Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре Чөгәнә клубының тирә-ягын чистартуда,балчык таратуда булыштылар.
Кино сәгате - "Карга боткасы".
Сабантуйлар гөрләп үтте.
Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында оештырылган урман массивларын чистарту эшендә катнаштылар.
Иске Әлем авыл клуб эшчелэре Актаныш “Сабантуе”нда
Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ял һәм хезмәт лагере эшчәнлеге укучыларга бик ошый. Бу көннәрдәге һава торышы да хезмәткә дәрт өсти. Кызлар тарафыннан кишер, чөгендер, суган түтәлләре тәртипкә китерелде, ир балалар бәрәңге участогында шөгыльләнәләр.