Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагының иң яхшы хезмәткәрләре Казанга җыелды.
29 сентябрьдә, "Корстон" комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган тантаналы чара узды. Алдынгыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Тәбрикләнүчеләр арасында Актаныш районы хезмәтчәннәре дә булу аеруча сөенечле.
28 сентябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә 11нче сыйныф ата-аналары җыелышы узды.
29 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 4 “А” сыйныф укучылары белән берлектә (сыйныф җитәкчесе Рушания Мингазова) өлкәннәр көненә багышланган “ Яшәсен өлкәннәрнең яши – яши яшәрә барганнары!” дигән исем астында тематик кичә уздырылды.
“Милләтләр кроссы” – Россиядә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Бу чара безнең районда да ел саен үткәрелә.
21 сентябрь көнне СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шаемов призына укучылар арасында "Алтын көз" җинел атлетикасы үткәрелде.
20 нче сентябрь көнне, “Актаныш” спорт комплексында , сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан, укытучыларның җәйге спартакиадасы булып узды.
28 сентябрь өнне 5 сыйныф укучылары математика фәненнән биремнәр үтәделәр.
Өлкәннәр ункөнлегенең чаралар планы
Белгәнебезчә районыбызда, 1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Актаныш районы “Туган як” музее өлкәннәрне кунак итеп, түбәндәге чараларга чакыра:
3 октябрь
4 октябрь
5 октябрь
6 октябрь
- Район тарихына сәяхәт - экскурсия;
- Россиядә кино елы уңаеннан һәм районда үзешчән кино сәнгатенә нигез салучы Рим Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә белән тирәнтен таныштыру.
7 октябрь
- Район тарихына сәяхәт - экскурсия;
- Лекторий: “Танылган якташыбыз, музыка эшлеклесе Мансур Солтанов”
10 октябрь
“Ш.Шәймиев музей – йорты”
3 октябрь
Экскурсия һәм чаралар һәр көнне 14 сәгатьтә башлана.
Хөрмәтле актанышлылар!
Һәр елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата һәм территорияләрне чистарту өмәсе оештырыла. Быел исә шундый зур өмә 30 сентябрь - җомга көнгә билгеләнде.
Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да изге җомга көнендә игелекле гамәл кылырга – көзге өмәдә актив катнашырга, җирлегебезне ямьләндерү, чистарту эшендә көчегездән килгәнчә тырышырга чакырам.
Көзге өмәләр җирлектәге һәр оешма-предприятие, һәр хуҗалык катнашында үткәрелгән очракта гына нәтиҗәле була. Чөнки бер территория кипкән яфраклардан арындырылып, аңа чистартылмаган икенче территориядән очып килгән чүпләр күпме кешенең куйган хезмәтен юкка чыгарырга мөмкин бит. Шуларны исәпкә алып, һәр оешмага үзләре эшләгән предприятие һәм аңа беркетелгән участокны вакытында чистарту бурычы йөкләнә.
Хезмәт куйган җиребездән тыш, үзебез яшәгән йорт тирәләрен тәртипләү дә һәркайсыбызның гражданлык бурычы булып кала. Йорт янындагы төзелеш материалларын, кипкән-корыган үлән, агач ботакларын, башка көнкүреш чүп-чарларын чистартып, тәртипләп кую кирәк.
Зиратларда оештырылачак өмәдә дә катнашмый калмагыз
Һәр елдагыча, бу көнне барыбызның да төп йорты булган зиратларны да чүп-чардан, агачлардан арындыру буенча күләмле эш оештырылачак. Бу максаттан, һәр хуҗалыктан да гражданнарның катнашуын сорыйбыз. Чөнки, һәр каберлекнең дә чисталыгын тәэмин итү, агач аударган вакытта чардуганнарга һәм ташларга зыян китермәү зарур.
Агач утыртуда үз өлешебезне кертик
30 сентябрь көнне Актанышыбызда агач һәм куак үсентеләре утырту оештырыла. Авылдашларыбыз әлеге изге эштә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.
Күп еллар без мәктәп-балалар бакчалары, оешмалар алдына чәчәкләр, агачлар утыртабыз. Һәр җирдә яшәгән кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә калам. 30 сентябрь көнне агач утырту эшендә дә катнашсак иде, хөрмәтле актанышлылар.