1-30 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмати-методик үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт казна оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасының яшүсмерләр һәм балалар социаль приютларында тәрбияләнүчеләр өчен музыка уен кораллары җыю буенча хәйрия акциясе үткәрә.
Актаныш муниципаль районы гражданнарын акциядә актив катнашырга чакырабыз. Акция турында тулырак мәгълүматны 3-02-80 телефоны аша белешергә мөмкин.
ВИЧ-инфекциясе белән көрәшү акциясе кысасында мәктәпнең актлар залында 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашында район эпидемиологы Мухитова Эльвира Илшатовна белән очрашу уздырылды.
Ачык дәрес.
“Әнием – күз нурым!”
Физика фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче класс укучысы Ринат Мусин ,8 класс укучысы Булат Нуртдинов җиңүче булдылар (укытучылары Хайруллин Илдус Назифович ).
4 нче класс укучылары Солтанова Нәзилә һәм Фәхриев Салават "Әдәби марафонда" катнаштылар
Яңа Җияш авылында яшәүче тыл ветераны Гилаҗетдинова Гашигә Исхак кызына 5 ноябрьдә 90 яшь тулды. Юбилярны Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте һәм бүләкләк тапшырды. Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фаттахов та узенен изге теләкләрен белдерде.
Югары Богады авылында яшәүче тыл ветераны Хуҗина Хөршидә Әмирҗән кызына 25 ноябрьдә 90 яшь тулды.