"Бию - мәйдан" зона бәйгесе.
5 декабрь көнне балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка шахмат буенча һәм район ярышы булып узды.
Мәктәбебездә иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланган чаралар дәвам итә.
3 нче декабрь көнне Актанышта бадминтон ярышы булды.
Узган атнаның җомга көнендә районда узган гимнастика ярышында 2 нче класс укучысы Галиева Зәлия белән 8 класс укучысы Фәттәхов Риназлар бик уңышлы чыгыш ясап җиңү яулап кайттылар.
3 декабрь - халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә китапханәче Хамидуллина Г.Р., татар теле укытучысы Хафизова Т.М. 7в сыйныф укучылары белән "Сезнең тормыш үзе батырлык" дигән кичә үткәрде.
Актаныш үзәк китапханәсе үткәргән "Шамаил техникасында эшләнгән картиналар" бәйгесенең "Шамаил" номинациясендә VIII класс укучысы Фәррәхова Гөлсылу - III урынга лаек булса, шул ук номинациядә рәсем укытучысы Л.Н.Шәйдуллина җиңүче булды. Алар үзәк китапханәнең грамоталарына һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Татарстан Россиядә яшәү һәм эшләү өчен кешеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәкләрнең берсе. 2011-2015 елларда республикага миграция агымы 1,7 тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында белдерде.