ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

        30 нчы январь көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары Иске Сәфәр китапханәсенә 2017 нче елда кайтачак журналлар белән танышырга килделәр.

Спектакльгә әзерлек.

Спектакльгә әзерлек.

Киров мәдәният йорты хезмәткәрләре алдынгылар слетында.

29 январь көнне Чөгәнә авылы клубында Нефтекама шәһәре филармониясе артистлары концерты булды.  


29
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

28 январь конне Яңа Кормаш мәдәният йортында авыл яшьләренен Т. Миңнуллин әсәренә нигезләнгән "Бер егеткә дүрт кәләш" спектакле булды. Халык бик җылы кабул итте.


28
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

27 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгылар слеты булып узды. 2016 нчы елның эш күрсәткечләре буенча Кәзкәй мәдәният йорты 3 нче урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде.

19-20 нче гыйнвар көнне, башлангыч класслар укытучысы Кашапова Әсма Бастан кызы "Ел укытучысы - 2017" конкурсының район этабында катнашты. Әлеге этапта, 1 турда җиңгән, 11 укытучы көч сынашты: ачык дәрес һәм мастер-класслар кәрсәтелде. Безнең мәктәп укытучы Әсма Бастановна лаеклы 3нче урынга ия булды. Котлыйбыз!

27 нче гыйнвар көнне мәдәният сараенда районыбызның алдынгылары слеты үткәрелде.

26 гыйнварда горурлык ае кысаларында Теләкәй авылы китапханәчесе Әхиярова Ф. Р. Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына  " Бөек улы татарның " - дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдә .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International