22 февраль көнне “SаMоSтоятельные дети” республика проектында катнашучы укучылар, хәйрия фонды БлагоДарение белән берлектә эшләүче икенче мәктәп волонтерлар отряды
“Ватанны саклаучыларга открытка” акциясен тормышка ашырды. Открыткаларны башлангыч сыйныф укучылары матур итеп котлаулар язып әзерләделәр. Шушы открыткаларны бәйрәм белән котлап, волонтерларыбыз өлкән яшьтәге ир-атларга тапшырдылар.
Ватанны саклаучылар көненә карата 24 нче февралькөнне Карт авыл клубында "Ягез әле егетләр" кичәсе үткәрелде.
Бүген мәктәбебезнең 2-3 класс укучылары IX Бөтенрәсәй дистанцион конкурсы биремнәрен үтәп җибәрделәр.
Районда уздырылган “Матур язу” конкурсында безнең мәктәптән дә укучылар катнашты.
Районыбызның бер төркем мәктәп җитәкчеләре Бөгелмә муниципаль районы Һади Атласи исемендәге 14 нче Татар гимназиясендә семинарда булып кайттылар.
23енче февраль - Ватанны саклаучылар көнендә укучы егетләр һәм авыл яшьләре арасында ачык волейбол турниры үтте.
Чалманарат мәдәният йорты яңалыклары.
Чалманарат мәдәният йорты яңалыклары.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә, Актанышка шахмат дөньясының легендасы, РФнең Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов килде.
Шахмат буенча 12нче дөнья чемпионы булып танылган бөек шәхес районыбызга Дәүләт Советы депутаты Илдар Гилметдинов һәм “БлагоДарение” фонды рәисе Фәрит Салихов чакыруы буенча килде. Аның белән очрашу “Актаныш” спорт комплексында үтте.