ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

20 нче апрель көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары” дигән темада районыбыз тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булып узды.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

23 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап “Ядкарьләрдә -Тукай рухы” дигән кичә үткәрелде. Кичәдә кунак итеп районыбызда яшәп иҗат итуче “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре Альбина Афзалова, Лилия Гыйлем катнашты.

24 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучылары өчен “Без Тукайлы халык мәңгегә!” исеме белән Тукай укулары уздырды.

22 апрельдә Теләкәй авылы китапханәсендә Бөтенрәсәй " Библиоэңгер- меңгер-2018" акциясенә кушылып балалар өчен әдәби сәгать үткәрде. Чараның темасы- " Китап сихере", шигаре-" Үзебезнекеләрне бел һәм укы!"


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

21 апрель көнне Әтәс    авыл китапханәсендә Россиякүләм акция кысаларында "Библиосумерки -2018" үткәрелде 

21 нче апрель көнне район күләмендәге баскетбол ярышының финал уеннары  булып узды. Безнең  кызлар  командасы катнташты. Алар 3 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре: Сираев Р. Әфарин!

 

20 нче апрель көнне Зөбәер мәктәбендә  7-8 класслар арасында "Математик регата" конкурсы булып узды. Укучылар командасы 2 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Фазлыева Ләйсән. Әфарин! 

21 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Россиякүләм акция кысаларында "Библиосумерки -2018" үткәрелде.

"Парки и скверы моей малой Родины" дип исемләнгән рәсем конкурсы


21
апрель, 2018 ел
шимбә

20 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Китапханәдә Йолдыз калыкты"  исемле әдәби уен үткәрелде. Балалар яраткан шагыйрәләре Йолдыз Шарапованың шигырьләрен укыдылар,  иҗаты, тормыш юлы турында электрон презентация карадылар,"Аппак һәм Шапшак" китабы буенча сәяхәт кылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International