Бүген 2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының цифрлы телерадиотапшыруларга күчүенә нәкъ бер ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә Казан телебашнясы кич белән бәйрәм утлары белән кабызылачак.

16 - 17 октябрь көннәрендә район үзәгендәге санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан, зур өмә үткәрелә. Бу уңайдан хакимият бинасында башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә җыелыш үтте.
.jpg)

Казанда федераль партия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган " Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар онлайн-форматта укыту семинарлары узды.
Дәүләт Думасы өченче укылышта сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибен үзгәртү турында Торак кодексына төзәтмәләр кабул итте.
Бүген Дәүләт Думасы Сәүдә-сәнәгать палаталарын кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасына кертү турындагы Законны өченче (ахыргы) укылышта кабул итте.
15 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Instagram да төзелеп килүче йортта өлешләп катнашу килешүе буенча фатир алу мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак. Турыдан-Туры эфир вакытында Татарстан Росреестры эксперты ышанычлы төзүчене ничек сайларга, эскроу-счет кулланып өлешләп катнашу килешүен теркәү өчен нәрсә таләп ителә һ. б. турында сөйләячәк. Үз сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз, Татарстан Росреестрының рәсми аккаунт @rosreestr_tatarstana. Direct на языгыз.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге кадастр инженеры эшендә тупас бозу очракларын ачыклады.
Самара шәһәрендә үткән классик шахмат буенча бөтенроссия ярышлары кысаларында тренерлар үзләре дә шахмат уйнау осталыкларын сынады. Райондашларыбыз Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов бу юлы да югары нәтиҗәләргә ирешеп, күпләрне таң калдырды. Остазлар арасында барган ярышларда ФИДЕ мастерлары лаеклы рәвештә призлы урыннарны яуладылар. Фәһим Галимов – дәрәҗәле беренче Илдар Имамов – икенче урын иясе. Аларны район халкы исеменнән җиңүләре белән тәбрик итәбез!
.jpg)
13-14 октябрь көннәрендә хакимият бинасының утырышлар залында бюджет тармагында, мәгариф өлкәсендә муниципаль хезмәттә булган җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр, авыл җирлеге башлыклары өчен укулар гамәлләшитерелә.
.jpg)