АКТАНЫШТА КӨЗГЕ ӨМӘ ОЕШТЫРЫЛА: Ал тырма һәм себерке - зур өмә көне җитте!

2020 елның 16 октябре, җомга

16 - 17 октябрь көннәрендә район үзәгендәге санитар чисталыкны тәэмин итү максатыннан, зур өмә үткәрелә. Бу уңайдан  хакимият бинасында башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә җыелыш үтте.


Көзге өмә барышында оешма-предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләр үзләренә беркетелгән участокларны коелган яфраклардан арындырачак, тәртипкә китерәчәк. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне дә үз йортлары янбакчаларын чистартырга чакырабыз!


Яшәгән җиребезне матурлау өчен барыбыз да үз өлешебезне кертик. Урамнарыбыз балкып торсын!


Бүгенге җыелышта катнашкан Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова залда утырган җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, өмә барышында саклык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте. Битлекләр, социаль дистанция белән беррәттән, кулларда перчаткалар булу да мөһим шарт булып тора. Көзге чорда тычкан бизгәге куркыныч, шуңа күрә коелган яфракларны җыйганда, перчатка саклык чарасы ролен үти. Аеруча мәктәп коллективларына, укучыларга бу хакта җитди аңлату эшләре алып баруны сорады Луиза Хафизова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International