Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге кадастр инженеры эшендә тупас бозу очракларын ачыклады.
Татарстан Росреестры тарафыннан даими нигездә кадастр инженерлары тарафыннан әзерләнгән ызанлау һәм техник планнарга мониторинг үткәрелә, алар нигезендә " җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектлары чикләрен аныклау (үзгәртү) турында мәгълүматлар бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә. Дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге башлыгы Аркадий Белкин аңлатканча, әлеге бозулар ызан планнарын анализлау нәтиҗәләре буенча ачыкланган.
Ачыкланган фактлар буенча, Росреестр идарәсе материаллары нигезендә, кадастр инженеры суд тарафыннан гаепле дип табылды һәм 120 мең сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.