Бүген хакимияттә Актаныш муниципаль районы Башкарма Комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев һәм район башлыгының урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә җирлек башлыклары, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш районы территориаль бүлеге җитәкчесе катнашында су объектларын лицензияләү һәм чишелеш көткән гомуми мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү уза.
Район җирлегендә 116 зират бар. Картадан җуелган авылларны да исәпкә алып санасаң, гомуми саны 122 аларның. Зират – авылның йөзе. Аны чисталыкта тоту иң әүвәл шул җирлектә яшәгән халыкның төп бурычы.
Бүген "Чишмә" хуҗалыгы басуында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге идарәсе хезмәткәрләре җитәкчелегендә һәм хуҗалык агрономнары катнашында киләсе ел уңышына багышланган гамәли киңәшмә узды. Сөйләшү барышында шулай ук техника сакланышына да игътибар бирелде. Игенчелектә вак мәсьәләләр була алмый. Һәр эшнең үз вакыты, үз җае бар.
Районда шәхси хуҗалыкларда 4 852 баш савым сыеры исәпләнә.
Агымдагы елның 7 аенда шәхси хужалыклардан сатылган сөт күләме 7 мең 700 тоннага җитте. Узган ел белән чагыштырганда 400 тонна га күбрәк. Бу үз чиратында сыер тоткан һәр хуҗалыкка аена 15 мең сум өстәмә керем дигән сүз.
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сезнең янәшәгездә ялгыз өлкән яшьтәге кеше яки инвалид яши икән, сез аңа ярдәм итә аласыз. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 8(85552)3-07-51, 3-10-22 телефоннары буенча шалтыратыгыз
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 октябрендә 11: 00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр видеоэлемтә режимында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) Өлкәннәр көне уңаеннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Бу-халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуының яңа формасы — муниципаль берәмлек халкы тарафыннан җирле администрациягә инициатив проектлар кертү. Алар әлеге проектны тормышка ашыруда кызыксынган затларның финанс, милек яки хезмәт катнашында җирле бюджетлар акчалары хисабына тормышка ашырыла.
Инициативалы проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу, карау, шулай ук аларны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү тәртибе муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (гражданнар җыены) тарафыннан билгеләнә.
Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Актаныш районында сайлау хокукы булган 21 692 кешенең 21150е тавыш бирде (97,5%). Барлык сайлаучыларның 88,37 проценты үз тавышларын "Бердәм Россия" партиясе өчен биргән. КПРФ партиясенә 7,07 процент халык ышаныч белдергән. ЛДПРны – 0,89, "Новые люди" партиясен 1,28 процент сайлаучы хуплаган.
Яр Чаллы бер мандатлы 29 санлы сайлау округы буенча иң күп тавышны Әлфия Когогина җыйган. Аның кандидатурасын 89,72 процент сайлаучылар хуплаган.
Энгель Фәттахов:
- Дәүләт Думасына депутатлар сайлау - илебез өчен зур әһәмияткә ия, киләчәгебезне билгеләгән вакыйгаларның берсе. Сайлауда катнашу, үз фикереңне белдерү – һәрберебезнең дә гражданлык бурычы. Район халкы һәрвакыттагыча, сайлауларда бик актив катнашты. Битараф калмый, үз гражданлык позициясен белдергән һәркемгә ихластан рәхмәт.
Өч көн дәвамында барган сайлауларда Актаныш районында барлык сайлаучыларның 97,5 %ы тавыш бирде.