Актанышлылар ничек сайлады?

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Актаныш районында сайлау хокукы булган 21 692 кешенең 21150е  тавыш бирде (97,5%). Барлык сайлаучыларның 88,37 проценты үз тавышларын "Бердәм Россия" партиясе өчен биргән. КПРФ партиясенә 7,07 процент халык ышаныч белдергән. ЛДПРны – 0,89, "Новые люди" партиясен 1,28 процент сайлаучы хуплаган. 
Яр Чаллы бер мандатлы 29 санлы сайлау округы буенча иң күп тавышны Әлфия Когогина җыйган. Аның кандидатурасын 89,72 процент сайлаучылар хуплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International