ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Яңа Әлем мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шаехов Ришат экология фәне олимпиадасында яхшы чыгыш ясады.
17-28 ноябрь көннәрендә мәктәптә "Башлангыч класслар" атналыгы уздырыла.
18 ноябрь көнне дәресләрдән соң метод кабинетта  1 чирек нәтиҗәләре буенча укытучылар киңәшмәсе үткәрү планлаштырыла
Зөбәер  мәктәбенең   1  сыйныф  укучылары  Зөбәер  авыл  китапханәсенә  экскурсия  ясадылар
Кичә, 17 ноябрь көнне, Пучы урта мәктәбендә Актаныш эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Кәлимуллин Р.Р. белән очрашу булды. 
Бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль туры башланып китте.
17 ноябрь көнне мәктәптә авылыбызның хезмәт ветераннары белән очрашу үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгына багышланган сочинениеләр конкурсының мәктәп этабында 5-6 класс укучылары актив катнашты. Газизҗанов Азат – 1 нче урын, Шарифзянова Айзирә – 2 нче урын, Мирзаянова Алинә – 3 нче урын яуладылар.

   17 ноябрь көнне 2 санлы Актаныш урта мәктәбе базасында районда үткәрелгән имтихан нәтиҗәләре буенча мәктәп директорлары, рус теле һәм математика укытучыларның киңәшмәсе узды.
14 ноябрьдә район мәдәният йортында танылган татар язучысы хәм шагирәсе якташыбыз Фәйрүзә Мослимованын  иҗат кичәсе булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International