Зөбәер мәктәбенең 1 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
18  ноябрь  көнне  1  сыйныф укучылары  мәдәни  көндәлек проекты  кысаларында    Зөбәер  авыл  китапханәсенә  экскурсиягә  бардылар. Китапханәче  Хазипова Көлемсәр  укучыларны  китаплар  белән   таныштырды.  Китапханәче  балаларга  авылдашыбыз  Э.Шәрифуллинаның  балачагы, аның  иҗаты  турында  сөйләде.  Мондый  чаралар  балаларда  китапка  мәхәббәт  тәрбияләүдә  зур  әһәмияткә  ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International