Полиция хезмәткәре белән очрашу

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Кичә, 17 ноябрь көнне, Пучы урта мәктәбендә Актаныш эчке эшләр булегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Кәлимуллин Р.Р. белән очрашу булды. Инспектор үзенең чыгышында законнарны үтәү һәм хокук бозуларны булдырмау - һәр кешенең бурычы булуын әйтеп үтте. Бу бурычларны үтәмәгәндә балигъ  булмаган балалар да административ, җинаять җаваплылыгына тартыла алуын искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International