ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы дәүләт  һәм муниципаль хезмәтләр  порталы 

Экология һәм геологиядән олимпиада  

Мини футбол.

Медицина күзәтүе үттек.    

20 нче ноябрьдә Казанда “Балалар хокук дөньясында” дип аталучы информацион-социаль видеороликлар Республика конкурсында Сәфәр урта мәктәбенең 9 классс укучысы Нуруллина Рушания (җитәкчесе: Гыйлмуллина Чулпан Зөлфәтовна) җиңүче булды. Аны диплом һәм сертификат белән бүләкләделәр. Чын күңелдән котлыйбыз!

20 нче ноябрь көнне Аккүз мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән Р.Миңнуллинның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ул иҗат иткән китапларга күргәзмә оештырылды. Шигырьләренә рәсем ясадылар. 2 нче өлештә аның шигырьләре буенча кроссворд чиштеләр. Җырларын тыңладылар. Кичәне башлангыч класс укытучылары Э.Ф.Гарипова һәм А.Ф.Хисамова оештырдылар.
Югары Яхшый мәктәбенең башлангыч класс укытучылары  Шайхуллина Светлана Риф кызы һәм Зәкиева Гөлнар Наил кызы ачык дәрес үткәрделәр. 
20 ноябрь көнне  математика  укытучысы Нәҗибә Гыйльфанова    математикадан  ачык  дәрес үткәрде.
Югары Яхшый мәктәбенең башлангыч класс укучылары  “Өч теләк” исемле спектакль сәхнәләштерделәр.  Яшь артистларыбыз бик матур чыгыш ясадылар, үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. 
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Сарварова Лилия "Радуга безопасности" Россиякүләм иҗади конкурста катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International