20нче ноябрь көнне информатика укытучысы Ф.Ф.Газизов укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түләүләр үткәрү буенча мастер-класс күрсәтте. Шулай ук бу хезмәтнең уңай һәм отышлы яклары, мөмкинлекләре белән дә таныштырды.