Югары Яхшый мәктәбенең башлангыч класс укучылары “Өч теләк” исемле спектакль сәхнәләштерделәр. Яшь артистларыбыз бик матур чыгыш ясадылар, үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Мәктәп директоры Расих Рафис улы Шайхуллин башлангыч класслар атналыгының бик җанлы узуын билгеләп үтте, укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.